“Мөслим туган як музее” фондын районыбызда актив эшләп килүче әфганчылар оешмасы кызыклы экспонатлар белән баетты. Оешманың җитәкчесе Госманов Д.Д. Совет Армиясе формасын, Әфган сугышы чорында язып барган шәхси блокнотын һәм документларын китерде.