“Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2017”

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

 Хәрби патриотик тәрбия, армия сафларында хезмәт итүнең данын күтәрү йөзеннән бүген  Мөслимнең “Мизгел” яшьләр үзәгендә  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” узды. 30 дан артык хәрби хезмәткә чакырылучы өлкән буынның, Әфган сугышы ветераннарының киңәшләрен тынладылар. Армия турында кызыклы видеоклиплар карадылар. Чәй өстәленнән соң Мөслим мемориал комплексындагы “Билгесез солдатка” призывниклар исеменнән венок һәм чәчәкләр салынды. Бәйрәм булачак солдат әниләренә чәчәк бәйләмннәре бирү һәм истәлек фотосы белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International