Баек авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Чулпан" балалар бакчасы нәниләре өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Кичә биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Китапханәче балаларны халык йолалары белән таныштырды, төрле уеннар уйнатылды. Балалар бәйрәмне чәй табыны янында дәвам итте.