Игелек отрядлары арасында конкурс старт ала

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Әле күптән түгел мәктәп укучылары ярыша-ярыша игелек конкурсында катнашкан иде. "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсының асылы да шуннан гыйбарәт иде. Нәтиҗәдә, Мөслим яшьләре тарафыннан 100гә якын игелек акциясе оештырылды. Бүген әлеге нәтиҗәле бәйгк янәдән старт ала. Конкурста бу юлы да мәктәп командалары катнаша алачак. Бәйге шартлары, катнашу вакыты һәм тәртибе https://vk.com/mc_mizgel төркемендә бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International