27 март - Халыкара театр көне уңаеннан Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә театр сөючеләр белән очрашу үткәрделәр. Театр сөючеләр авыл, район һәм Татарстан театрлары белән таныштырылды. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Салават купере" балалар тугәрәге тарафыннан халык игътибарына "Шалкан" исемле татар халык әкияте курсәтелде. Шулай ук "Нур" театры "Әби һәм малай" дигән скетч курсәтте.