"Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе"

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның 26-29 март көннәрендә“Волга” Яшьләрүзәге базасындаТөбәкара “Балалар оешмалары Советы" иҗтимагыйоешмасыТР бала хокуклары буенча вәкаләтле оешма белән берлектә "Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" проекты исемле смена оештыра.Әлеге проектта Мөслим районыннан Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, Михайловска урта мәктәбе укучысы Игнатьева Полина катнаша.

Белем бирү программасы кысаларында мастер - класслар, тренинглар, мәдәни һәм интеллектуаль уеннар узачак. Моннан тыш, катнашучыларга төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашу һәм аралашу мөмкинлеге дә тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International