24 нче март көнне Тойгелде төп мәктәбе базасында мәктәп җитәкчеләре семинар-киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә төп көн тәртибе – мәктәп документларын алып баруга куелган таләпләрнең үтәлеше. Киңәшмә барышында мәктәп документлары күргәзмәсе эшләде, үрнәк документлар ярминкәсе оештырылды.