Туберкулезга каршы көрәш.

2017 елның 24 марты, җомга

Туберкулез йогышлы авыру. Аны туберкулез таякчыклары китереп чыгара. Туберкулез төрле эчке әгъзаларда, сөякләрдә, хәтта күзләрдә дә булырга мөмкин, иң еш таралганы һәм иң куркынычы – үпкә туберкулезы. Аны белер өчен үз вакытында флюроография үтеп торырга кирәк. Бүгенге көнгә безнең районда 23 авыру исәптә тора, шунын 11 актив форма. Алар барысы да туберкулезга каршы көрәш диспансерының Әлмәт филиалында үпкә туберкулезы бүлегендә дәваланалар. Туберкулездан тулысынча дәваланып була, тик авыруның башлангыч чорында ук ачыклануы кирәк. Түземлек һәм даруларны вакытында кабул итү сорала. Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International