Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 24 марты, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина “Фортепианода уйнарга өйрәнүче кече hәм зур класс укучыларының фортепиано репертуарларын тулыландыру максатында интернет-ресурсларны куллану” темасына методик хәбәр белән чыгыш ясады. Ул балаларга танылган нота архивлары, балалар өчен яңа чыккан дәреслекләр, ярдәмлекләр турында сөйләде. Наталья Торопованың “Музыкаль язмалар”, Феликс Рыбицкийның “Уйнарга өйрәндем”, Юлия Барахтинаның “Балалар hәм зурлар өчен музицирование” дигән тупланма китапларын анализлады. Розалия Айдаровна анализ барышында төрле әсәрләр башкарды hәм презентация күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International