Республика ярдәме белән Мөслим гимназиясендә капиталь ремонт башланды. Муниципаль районга бирелгән 35 млн.сум күләмендәге өстәмә финанс чаралары хисабына бинаның фасады заманча төзелеш материалы - керамогранит белән тышланачак, тәрәзә, ишекләр алыштырылачак, эчке ремонт эшләре башкарылачак. Әлеге объектта ремонт эшләрен ҖЧҖ “Строймус” подрядчы оешмасы алып бара.