21 көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Без бергә” Республика балалар халык иҗатының фестиваль-конкурсының район туры узды.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

21 көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Без бергә”  Республика балалар халык иҗатының фестиваль-конкурсының  район туры узды. Бәйге халык иҗатын өйрәнү, Россия халыклары гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, этникара мөнәсәбәрләрне ныгыту, сәләтле балаларны барлау, аларны зур сәхнәгә чыгару өстендә эшләү максатыннан үткәрелде. Балалар ике яшь төркемендә һәм алты номинациядә: хореография, халык җыры, халык ансамбле, инстументаль ансамбль, нәфис сүз, мода театры белән  чыгыш ясадылар. Мәктәпләр һәр номинациядә актив катнаштылар. Бигрәк тә халык җыры, нәфис сүз өлкәсендә әзерлекле чыгышлар күп булды. Шулай ук инструменталь, халык ансамбле номерлары да, мода театры чыгышлары да зур осталык белән башкарылды. Бәйге дәвамында барлыгы 83 номерда 263 укучы катнашты. Муниципаль этапта җиңү яулаганнар Азнакай шәһәрендә узачак зона этабында чыгыш ясау хокукына ия булды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International