Югары Табын авылы китапханәчесе, Тамьян авылы клубы, Түбән Табын мәдәният йорты директорлары белән берлектә, "Асылыбызга кайтыйк!" дигән тема астында очрашу оештырды. Энҗе апа Абучева һәм Хәдичә апа Мөхәммәтдинованың дини тәрбиягә, әдәп-әхлак темаларына чыгышларын Югары Табын өлкәннәре бик игътибар белән тыңладылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алдылар. Бу җылы, ихлас очрашудан һәркем канәгать калды.