Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Тәрбиягә алынган балаларның тормыш-яшәү шартларын тикшерү максатыннан, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре 21 март көнне тәрбиягә бала алган Метрәй, Сал.Мухан, Октябрь, Уразмәт, Яңа Сәет һәм Тат.Бүләр авылларында яшәүче гаиләләрдә булдылар. Хезмәткәрләр балаларның яшәү шартлары белән таныштылар, әңгәмәләр үткәрделәр. Хәзерге вакытта балаларның язгы каникуллары бара. Алар әти-әниләренә булыша, ял итә һәм авылда һәм район үзәгендә үтүче чараларда актив катнаша. “Мизгел” яшьләр үзәге оештырган “Без бергә!” акциясендә һәм авылларда үткән Нәүрүз бәйрәмнәрендә баларыбыз актив катнашты. Гомумән алганда, баларыбызның тормыш- яшәү шартлары яхшы дип табылды. Рейдларга нәтиҗәләр апрель аенда узачак киңәшмәдә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International