Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегендә авыр тормыш хәлендә булган балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү буенча эш оештырылган.
2017 елның башыннан сәламәтләндерү оешмаларында 18 бала ял итте инде. Бүген, 21 март көнне Бөгелмә шәһәрендәге "Вита" санаторий-профилакториена тагын 5 бала җибәрелде.