Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 21 марты, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина “Фортепианода уйнарга өйрәнүче кечкенә класс укучыларында музыкаль-образлы фикерләү” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә ул 1 класс укучысы Самира Садретдинова белән эшләде. Укытучы дәрестә баланың мөстәкыйль фикерләү үсешенә игътибар итеп, төрле чагыштыру hәм йомгаклау методлары кулланды. Дәреснең максаты укытучының профессиональ дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын үстерү, балада музыкага мәхәббәт тәрбияләп, аның иҗади сәләтен, осталыгын арттыру иде. Укытучы куйган максатына ирешеп, бик кызыклы, мавыктыргыч дәрес үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International