Усы мәктәбендә Мөслим һәм Сарман районы инглиз теле укытучыларының "Тел байлыгын үстерүдә эффектив алымнарнарны дәресләрдә куллану" исемле районнара киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында укытучылар Романова Г.С.ның дәресендә катнаштылар, укучылар һәм укытучылар көче белән куелган "Керәшен халкының йолалары"исемле әдәби музыкаль кичә карадылар, мастер-классларда төрле методик алымнарны кабатладылар.