Лениногорск шәһәрендә 16 март көнне “Ел укытучысы” Республикакүләм һәнәри осталык бәйгесенең “Кеше тәрбияләү” номинациясе буенча бәйге уздырылды. Район данын Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Алмаз Рәхимҗанов яклады. Мәртәбәле жюрига ул “Минем педагогик кредо” дип аталган визит карточкасын тәкъдим итте, 8 класс укучылары белән “Без бергә” исемле ачык дәрес күрсәтте. Жюри членнары Алмазның чыгышынннан канәгать калдылар, киләчәктә эштә кирәкле киңәшләр бирделәр. Зона этабы нәтиҗәләре буенча ул катнашучы