"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Олы Чакмак авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, озак еллар китапханәче булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галимова Фаяза апаның өендә булдылар. 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм яңа мәтбугат белән таныштырдылар.