16 март көнне Лениногорск шәһәрендә “Ел укытучысы” Республикакүләм һәнәри осталык бәйгесенең “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе буенча бәйге уздырылды. Анда Мөслим районы данын Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Авиомодельләштерү” түгәрәге җитәкчесе Яббаров Илнар Назыйф улы яклады. Көне буе барган конкурста, алар үзләренең ачык дәресләрен күрсәттеләр, проект эшләрен якладылар. Нәтиҗәләр буенча, беренче тапкыр катнашуга карамастан, Ильнар Яббаров 9 катнашучы арасында 4 нче урынны яулады, ә иң мөһиме үзен күрсәтеп, чирканчык алып кайтты.