Мөслим лицее базасында «Татарстан Республикасы Өстенлек Мәктәпләренең инновацион потенциалы» республика проекты кысаларында 6 Өстенлек Мәктәбе директорлары һәм аларның урынбасарлары катнашында республика семинары узды. Семинар педагогларның профессиональ компетентлылыгын күтәрү, Өстенлек мәктәпләренең методик базасын баету, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Educare International Consultancy сингапур компаниясенең уртак проектының “Кооператив укыту” юнәлеше буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.Лицей директоры Хабибуллина Л. Я. чыгыш ясады, мөгаллимнәр Иванова С. А., Хабибуллина Э. Р., Харисова В. С., Фазилова С. В., Заляева С., Н,., Ситдикова Э. Д. М килгән кунакларга ачык дәресләр күрсәттеләр. Катнашучылар семинарның яхшы әзерлеген билгеләп үттеләр.