"Мизгел" яшьләр үзәге "Волонтер"лар белән бергә "Без бергә" проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар белән әңгәмә, аларны төрле мавыктыргыч уеннар белән җәлеп итү башкарыла. Волонтерлар "Карлыгач" балалар бакчасында кунакта булып Мөхәммәтханов Гадел белән якыннанрак таныштылар. Үзенең авыр диагнозына карамастан, егет бик актив, кызлар белән әңгәмәне бик тиз тапты.