"Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" Россиякүләм наркотикларга каршы акция

2017 елның 15 марты, чәршәмбе
14 март көнне  «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә  старт бирелде. Шул рәвешле, халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта аларга әлеге афәткә каршы көрәш, аны дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган.
 
Татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Түбәндәге ышаныч телефоннары эшли:
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге-(8432) 912-002

ГАУЗ «РТ Наркологик диспансеры» (8432) 72-35-43

ГАУЗ «Яр Чаллы  наркологик диспансеры»  (8552) 39-68-39

Балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны -8-800-2000-122

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International