Өлкәннәр өчен экскурсия

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

14 март көнне  “Мөслим туган як музее” Метрәй авылының өлкәннәрен кабул итте. Өлкәннәр өчен “Мөслим төбәгенең борынгы үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук “Татар сәнгатендә һәм әдәбиятында мөслимлеләр” дип исемләнгән экспозиция залында да булдылар. Музей директоры Яббарова С. Я. белән очрашып, Метрәй авылы музеен ясау буенча киңәштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International