18 март көнне, гимназия базасында, “Мөслим районында көчлеләр” кубогы өчен ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары уза. Ярышлар 9 сәгатьтә башлана. Иң көчлеләр һәм җитезләрне ярышларда катнашырга чакырабыз. Ә актив җанатарларны уеннарны карарга көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез!