Армиядә ял бүлмәсе ял һәм мәгълүмат бүлмәсе дип атала. Биредә хәрби хезмәткәрләр ял итә ала: телевизор карарга, өстәл уеннары уйнарга , китаплар укырга һ. б.
Бүгенге көндә "Форпост" үзәгендә хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәләрен төзекләндерү буенча эш бара. Проект буенча ял бүлмәсе үз эченә мини – кинотеатрны, теннис өстәле , шахмат, чәй табыны зонасын алачак.