Шуганка авыл клубы китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә "Халык-ара хатын-кызлар көне" уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Шуганка авыл клубы китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә "Халык-ара хатын-кызлар көне" уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Шулай ук "Әниемнең алтын куллары" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр һәм төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм табын артында дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International