Сәнгатъ мәктәбе укытучысы Ильшат Ибрагимов 2 класста «Декоратив натюрморт» темасына ачык дәрес үткәрде. Башта балаларга декоратив натюрмортның кайчан hәм кайда барлыкка килуе турында презентация күрсәтелде. Художникларнын рәсемнәренә таянып, укытучы натюрмортны ничек башлау, нинди стиль, нинди төсләр куллану серләрен ачып бирде. Аннан соң укучылар үзләре эшкә кереште. Бөтен фантазияларын кушып алар бик кызыклы, кабатланмас эшләр ясадылар.