Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Могҗизалар кыры” уены үткәрде. Кунакларга иң элек беренче тапкыр Халыкара хатын-кызлар көненең кайчан һәм кайда билгеләп үтелүе турында кыскача мәгълүмат бирелде. Соңыннан “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр хатын-кызларыбыз” дигән конкурс ярдәмендә турларга уенчылар җыелды. 1 турда Кондратьева Татьяна, 2 турда Шәмсетдинова Гөлназ, 3 турда Демидова Наилә җиңеп чыктылар. Финал Шәмсетдинова Гөлназның җиңүе белән тәмамланды. Суперфиналның сорауына да дөрес җавап биреп Гөлназыбыз истәлекле бүләккә лаек булды. Катнашкан барлык уенчыларга да кечкенә бүләкләр тапшырылды.