4 март көнне “Мөслим туган як музеенда” профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республика туган якны өйрәнүчеләр Советының җитәкчесе А.А. Бурһанов белән Әмәкәй мәктәбе укучыларының кызыклы очрашуы үтте. Укучылар галимнең эшләре, язмышы белән якыннан таныштылар. Шулай ук А.А. Бурһанов Мөслимнең борынгы тарихына кагылган кызыклы фактлар белән таныштырды.