Туган төбәкнең тарихын, бүгенгесен, күренекле шәхесләрен өйрәтү максатыннан “Мөслим туган як музее” район мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә эшли. 4 март көнне Тукай исемендәге урта мәктәпнең 26 укучысы музейда булдылар. Алар өчен “Мөслим төбәгенең борынгы үткәне, көнкүреше” темасына музей дәресе үткәрелде.