8 март көнне Михайловка мәктәбе базасында Марат Исмәгыйлев истәлегенә багышланган районара волейбол турниры үтте. Уенда 7 команда көч сынашты. 1 урынны Әлмәт шәхәренең “Селфи” командасы яулады, 2 урында Әлмәтнең Политехник техникумы командасы, 3 урында Салауз-Мухан яшьләре командасы. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Марат абыйның балалары әзерләгән кыйммәтле пакетлар белән бүләкләделәр.