“Әйдәгез дус яшик!”

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Әйдәгез дус яшик!” исемле китапханә дәресе үткәрде. Китаплардан күргәзмә оештырылды. Китапханәче укучыларны “Клад кота Леопольда” әкияте буенча төрле биремнәр эшләтте, уеннар уйнатты. Иң соңыннан укучылар ак кәгазьгә үзләренең кулларын ясадылар һәм бер-берсенә бүләк итеп дуслык тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International