Нәтиҗә ясадылар

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Мөслим муниципаль районында волонтерлык хәрәкәтен үстерү" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә район Башлыгы киңәшчесе Шарифуллин Р.И., Иҗтимагый Совет председателе Юсупов М.Ш., волонтер егет - кызлар катнашты. Әлеге чара кысаларында "Мизгел" ЯҮ тарафыннан игълан ителгән "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге конкурсның төп максаты: үсеп килүче буында волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру. Һәм әйтергә кирәк бәйгене оештыручылар әлеге максатка иреште дә, чөнки бер айдан артык барган конкурс дәвамында 91 игелек акциясе үткәрелеп, аларда 1400дән артык кеше катнашты. Мондый төр бәйгеләр республика күләмендә һәрдаим уздырылып торса да, районыбызда тәүге кат үткәрелде. Һәм дәвамлы булыр дип ышанабыз: конкурсантларның фикере шундый. 3 атна дәвам иткән бәйгедә иң иң активлар дип Г. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе, Мөслим лицее, Вәрәш - Баш, Михайловка һәм Рус Шуган мәктәпләре табылды. Җиңүчеләргә Башкарма комитетның Рәхмәт хаты һәм конкурс оештыручыларыннан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International