Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 7 марты, сишәмбе
ИЗО бүлеге укытучысы Батырова Р.К. 2нче класс укучылары өчен “Декоратив элементлар hәм чәчәкле мүк кулланып скрапбукинг техникасында открытка ясау” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар чәчәкле мүк белән эшләргә, декоратив элементларны дөрес кулланырга өйрәнделәр. Ачык дәрестә катнашучылар hәрберсе 8 Мартка матур бүләк булырдай котлау открыткасы ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International