3 нче март көнне Яңа Усы төп белем бирү мәктәбе базасында кышкы туризм ярышлары үтте. Ярышта Мөслим районының 14 мәктәбе катнашты. Алар чаңгыда 10 биремнән торган 2,5 км дистанция үттеләр. Командалар учак яктылар, медицина өлкәсендә, топонимика тануда, чангыда боз, бүрәнә аша чыгу һәм башка өлкәләрдә белемнәрен күрсәттеләр. Командалар ярышка зур әзерлек белән килгәнлекләрен расладылар. Балларны санаганнан соң, III урынга Әмәкәй төп белем бирү мәктәбе командасы (тренер Рамиль Ахметов) чыкты. II урынны Түбән Табын төп белем бирү мәктәбе командасы яулады (тренер Захир Галиев )һәм I урынга Яңа Усы төп белем бирү мәктәбе командасы (тренер Александр Митюшкин) лаек булды. Мари Бүләр төп белем бирү мәктәбе (тренер Константин Шамукаев) һәм Мөслим гимназиясе командалары (тренер Ильназ Башаров) “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм уңышлар телибез!