2 - 5 нче март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә чаңгы туризмы буенча республика күләм ярышлар үтте.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә караган “Экстрим” туризм түгәрәге командасы республикакүләм ярышларда катнаштылар. Соңгы еллардакоманда беренче тапкыр югары дәрәҗәдәге ярышларга барды. Әлегәкоманданың тәҗрибәсеаз булуга карамастан,күрсәткән нәтиҗәләре начар түгел. Мөслим командасы республика буенча 15нче, үз подгруппасында 7 нче урынны яулады. Иң мөһиме - алар алдагы эшчәнлекләрен үстерү өчен кирәкле тәҗрибә туплап кайттылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!