Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 3 марты, җомга

Ел саен без районыбыз гаиләләрендә сыену тапкан балаларыбызны олы тормыш юлына озатабыз. Еллар дәвамында гаиләләрдә үз урыннарын тапкан бу балалар шушы гаилә әгъзасына әвереләләр. Еллар үткән саен алар үзләренә гаилә җылысы бүләк иткән әти –әниләрен онытмыйлар, кайтып торалар, бергәләшеп бәйрәмнәрне үткәрәләр. Февраль аенда без олы тормыш юлына Үрәзмәт авылында Миргалимовлар гаиләсендә сыену тапкан балабыз Дмитриев Ильнурны озатабыз. Илнур сәнгатькә гашыйк егет. Ул матур итеп җырлый. Авылда һәм уку йортында үткәрелгән бер чара да Илнурдан башка үтми. Ул күп кенә конкурслар дипломанты. Әнисе Фәйрүзә ханым аның турында яратып “ул минем горурлыгым” ди.  Илнур , без сиңа хәерле юллар  телибез. Сиңа тормыш дигән авыр катлаулы юлларда бары яхшы кешеләр генә юлдаш булсын, яңадан яңа уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International