Ниһаять яз ишек шакый. Кояш безне узенең жылы нурлары белән сөендерә, көннэр озыная, төннәр кыскара. Бик тиздән жылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз кайтыр. Шул уңайдан иң әйбэт сыерчык оясына бәйге игълан ителә. Бәйгедә җиңүчеләр Мөслим мунципаль районы башлыгы җитәкчесе Рамил.Муллинның буләкләрен алачак. Бәйгене мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра. Сыерчык оясы ясауда 7-18 яшьлек балалар катнаша ала. Тулырак мәгълүматны мәктәптән тыш эшләр үзәге сайтында һәм Вконтакте социаль челтәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге төркемендә күрә аласыз.