Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
28 февраль hәм 1 март көннәрендә «Яшьлек» сәламәтләндерү лагерендә «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» исемле XХ регионара балачак фестиваленең халык уен кораллары номинациясендә чираттагы туры үтте. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Айнур Гусманов (укытучысы Азия Заhидуллина), Александра Бабанова (укытучысы Дилбәр Сәлихҗанова, концертмейстеры Филүзә Шәрипова) катнаштылар. Безнең укучылар уңышлы чыгыш ясадылар, аларга диплом hәм фестиваль бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International