1 март көнне «Мизгел»ЯҮ белгечләре Мөслим районы волонтерлар хәрәкәте активистлары белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына бардылар. Балалар вакытларын бик кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. Волонтер апалары белән күп уйнадылар, рәсемнәр ясадылар, пазл җыйдылар. Киткәндә балаларны кечкенә бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән сөендерделәр.