Тематик кичә.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Мәллә-Тамак авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән, балалар шагыйрәсе Агния Бартоның тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Любимая поэтесса детства" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, балалар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. А.Бартоның сугыштан соңгы чорда 9 ел радиода эшләп, "Ищу человека" тапшыруын алып барып, 927 гаиләне кавыштырганы искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International