Яңа Усы авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган “Нечкә хисле шагыйрә” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте. Укучылар күңелен яулап алган шигырьләр генә түгел, повесть һәм хикәяләр, юмористик әсәрләр авторы икәне дә искәртелде. Аудиотасмадан Ш. Җиһангированың шигырьләренә, үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан иҗат ителгән җырлар тыңланды.