Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 28 феврале, сишәмбе
26 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр hәм театр бүлеге укучылары Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә үткәрелгән “Открой в себе талант” республикакүләм конкурсында катнаштылар. Җыр бүлеге укучылары Рушан Салихов (укытучысы Юсупова Г.М.), Илсур Кирамов (укытучысы Әхмәтҗанова М.М.) эстрада җырларын башкардылар. Театр бүлеге укучылары Миләүшә Шәяхмәтова (укытучысы Гараева И.И.), Нурлан Шәехов (укытучысы Замалова Р.Р.) чыгышларын җюри югары бәяләде. Конкурсның нәтиҗәләре 5 март көнне билгеле була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International