“Мөслим туган як музее” фонды көннән көн кызыклы экспонатларга байый. Шушы көннәрдә Мөслимдә яшәүче Вахитова Гөлсинә Дәүләтгәрәй кызы 1969 елда чыгарылган, аяк белән тегү машинасын тапшырды. Шулай ук Кыяметдинова Мөзәянә апа пластинка уйнаткыч бүләк итте. Бу экспонатлар “Совет чоры залында” урын алачаклар.