Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 28 феврале, сишәмбе
Халык җырлары, моңнары гасырлар аша буыннан - буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Ул жырлар, үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган. Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып, камилләшеп килгән. Вокал бүлеге укытучысы Әхмәтҗанова М.М. укучылар белән “Татар халык җырлары-иң кадерле мирас” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә уен формасында укучыларга яңа тема аңлатылды. Соңыннан уен ярдәмендә үткән тема ныгытылды, балаланың белемнәре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International