22 нче февраль көнне «Мизгел” яшьләр үзәгендә “Татармультфильм” берләшмәсе тарафыннан мультфильм ясау буенча мастер класс үткәрелде.
Алар анимация теориясе буенча лекция укыдылар, мультфильм ясау буенча практик дәрес үткәрделәр. 1-8 нче сыйныфлардан 40 укучы Мөслим районы гербын һәм истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Бу рәсемнәр ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан чыгарылачак мультфильмның нигезен тәшкил итәчәк.