Югары Табын авылы китапханәчесе, "Әллүки" балалар бакчасы белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Балалар әтиләре, бабайлары, абыйлары өчен шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ике командага бүленеп, өлгерлектә, осталыкта көч сынаштылар.