Шуганка авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре өчен "Тел - акылның баскычы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә барышында телнең әһәмияте, халык уеннары һәм йолалары турында сөйләштеләр, татар халык җырлары башкарылды.