Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Опека һәм попечительлек  бүлегендә исәптә бугенгесе көндә барлыгы 250 бала тора. Шулардан 173 бала тәрбиягә алынган балалар, 33 бала якын туганнарында опекада, 44 бала уллыкка-кызлыкка алынган. Ел башыннан 4 бала 18 яше тулып исәптән төште. Тәрбиячесез калган ике бала якын туганнарына урнаштырылды.

Ел башыннан балаларны караган  өчен түләнә торган пособияләрнең күләме артты. Шулай итеп, мәктәп яшендәге баланы караган өчен 9214,0 сум, мәктәпкәчә яшьтәге баланы караган өчен 7989,0 сум күләмендә акча каралган. Шулай ук, баланы тәрбиягә алганда бер тапкыр  бирелә торган пособие 16350,33 сум, уллыкка –кызлыкка алган очракта  бер тапкыр түләнә торган пособиянең күләме -124929,83 сум тәшкил итә.

Казан шәһәрендә урнашкан бердәм базада исәптә безнең районнан тәрбиягә бала алырга теләүче 4 гаилә тора. Быел тагын 2 гаилә документларын туплап исәпкә басты. Аларның тәрбиягә бала алу мөмкинлекләре КДН утырышында каралды.

Узган елның декабреннән үтеп баручы елның 31 январенә кадәр,  опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр балаларның һәм хокукка яраксыз гражданнарның милек –мөлкәтен саклау,  файдалану, куллану хакында исәп-хисап тоттылар. Барлык отчетлар да  1 нче февральгә тапшырылып бетте.

Опека һәм попечительлек  бүлегендә исәптә бугенгесе көндә барлыгы 53 хокукка яраксыз гражданин исәптә тора. 2 хокукка яраксыз гражданин  өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнә. Ел башыннан 1 гражданин вафат булу сәбәпле исәптән төшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International