Балалар иртәсе.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан “Көчле дә ул, бай да, ягымлы да...” исемле балалар иртәсе үткәрде. Китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче туган үскән җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген туган тел ярдәмендә тоюыбыз, шагыйрьләрнең шигырьләрен укып куануыбыз, рухлануыбыз хакында сөйләде. Кичәдә шулай ук галимнәрнең һәм язучыларның туган телнең бөеклеге турында әйтелгән сүзләр яңгырады. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International